Әлки районында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов призларына билбау көрәше ярышлары булды.

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Биредә спортның әлеге төре буенча 2003-2005 елгы малайлар арасында Татарстан беренчелеге һәм 2000-2002 елгы  егетләр һәм кызлар арасында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов призларына  ДЮСШ ачык беренчелеге ярышлары булды. Бәйгеләргә  Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, Теләче, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнарыннан көрәшчеләр командалары килгән иде.Татарстан беренчелегендә безнекеләр бигрәк тә уңышлы чыгыш ясады. Рәис Гарифуллин, Альберт Рәхмәтуллин, Илназ Хәмидуллин, Алмаз Хәйруллин, Айдар Фомин, Азат Задаев үз авырлык үлчәмендә җиңүчеләр булдылар.

ДЮСШ беренчелеге районыбызның күренекле эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов призларына оештырылды. Монда  Алпар егете Данил Зәйнуллин, Түбән Әлкидән Фәнзил Мисалов һәм Алпар кызы Энже Һадиева ышанычлы җиңүләр яуладылар.

Команда зачетында исә безнең көрәшчеләр беренче урынга чыкты. Икенче – Нурлат, өченче –Яр Чаллы командалары. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International