Пенсия фондының Әлки районы идарәсе пенсионерлар өчен мобиль кушымта турында хәбәр итә

2017 елның 1 апреле, шимбә

Аның аша шәхси исәп-хисап счетының торышын, эш бирүче күчергән иминият түләүләрен белеп торырга, кирәкле документларга заказ бирергә була. Кушымтага керү өчен дүрт санлы пин-код кертергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында расланып, авторлашу үтәргә кирәк. Гадиләштерелгән һәм стандарт исәпкә алынуга язылуны Россия почтасы, Ростелеком яисә Пенсия фондының клиент офисларында башкарырга була. Анда шул пин-код аша керәсе. “Мобиль кушымта ярдәмендә Россия Пенсия фондындагы үзеңнең исәп-хисап счеты торышын, ягъни тупланган пенсия балларын һәм стажны, шулай ук билгеләнгән пенсия яисә социаль түләүләр, ана капиталы күләме, үзеңнең Пенсия фондына булган мөрәҗәгатьләрең турында белергә була”,–ди Пенсия фондының район идарәсе белгечләре. Алар әйтүенчә, Пенсия фонды  дәүләт идарә тармаклары арасында идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) пин-код ярдәмендә авторлашу механизмын беренче булып тормышка ашырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International