Бүлекчәнең узган елдагы эшчәнлеге турында Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты Лидия Ионова сөйләде. Авыл җирлекләре советларына һәм район советына сайланган 12 коммунист-депутатның җыелышта 7 се катнашты. Алар партиянең район бүлекчәсе беренче секретаре итеп “Хузангай” җәмгыяте директоры, район советы депутаты Евгений Чугуновны сайлап куйдылар. Җыелышта катнашучылар КПРФның республика бүлекчәсенең егерме алтынчы отчет конференциясенә делегат итеп бер тавыштан Лидия Ионованы сайладылар. Лидия Евгеньевнаның партиядә эшләү тәҗрибәсе зур.
Җыелашта шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары-коммунистлар Артем Прокофьев, Александр Комиссаров, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та катнашты.