Әлки районы укучылары – республика призерлары

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Казанның 177 нче лицеенда конкурс финалына чыгучылар иң яхшы укучылар үзидарәсен ачыкладылар. Финал кысаларында Россия  мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Россия укучылары хәрәкәте” оешмасының башкаручы директоры Алиса Крюкова катнашында “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында 294 белем бирү учреҗдениесе катнашу теләге белдерсә дә, конкурс финалына алардан 22 команда гына чакырылган. Алар арасында Базарлы Матак мәктәбе активистлары Гүзәл Закирова, Энҗе Идиятуллина һәм оештыручы педагог Лилия Садыйкова да булган.

Финалга чыгучылар өч катлы сынау үткәннәр. Безнең кызлар бик әйбәт чыгыш ясап, мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International