Әлки районыннын 11 яшьлек каратэчы Булат Борһанов Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулады

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бөтенроссия Гагарин турниры Ульяновск шәһәрендә булды, быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Анда илнең 5 регионыннан, 20 дән артык шәһәрдән 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларда 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады.

Районыбыз данын әлеге бәйгедә тренер Андрей Зиньков шәкертләре яклады. Булат Борһанов биш тапкыр келәмгә чыгып , көндәшләреннән өстен булуын исбатлый һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә. Ул икенче ел рәттән әлеге турнирның җиңүчесе булды һәм велосипед белән бүләкләнде. Риназ Нотфуллин, Данил Шәйхетдинов исә икенче һәм өченче призлы урыннарны яуладылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International