Әлки районы халкын кисәтәләр: язгы бозга керү куркыныч!

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Халыкта “Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Төнге салкын һавада ул ныгып киткәндәй булса да, көндез кояш астында  тиз җылына һәм эри. Шуңа күрә елга-сулыклардагы бозга кермәскә, балаларга да моның ничек куркыныч булуын аңлатырга кирәк. Балыкчылар да, яхшы каба дип ымсынып, үз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде. Узган көздә бер райондашыбыз, Иделгә балык тотарга баргач боз ватылып, фаҗигале төстә һәлак булды. Мондый һәлакәтләр кабатланмасын өчен һәркем саклык чараларын үтәсен, сәламәтлегенең, гомеренең кадерен белсен иде. Калын һәм нык кебек күренсә дә, елгадагы бозга керә күрмәгез, балаларыгызга да күз-колак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International