Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела. Авылларда урамнарны, йорт тирәләрен, елга буйларын кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистарту зарур. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының әйбәт хәлдә булуы мөһим. Махсус режим чорында янгын хәвефе булган эшләр башкару да чикләнә.