Әлки районы суды 12 яшьлек балага карата бозыклык гамәлләре кылган ир-атны хөкем итте

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2016 елның декабрендә Базарлы Матак авылында 54 яшьлек ир-ат үз автомобиле салонында 12 яшьлек кыз балага карата бозыклык гамәлләре кыла. Үзенең җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ул баланың рухи һәм физик саулыгына яный торган яман эшкә бара.

Тикшерү барышында һәм суд утырышларында җинаятьче үзенең гаебен таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде.

Әлки район суды әлеге бәндәне РФ Җинаятьләр кодексының 135 маддәсе 2 нче бүлегендә каралган җинаять эшләүдә – 12 яшькә җиткән, әмма әле 14 яшькә җитмәгән затка карата көч кулланмыйча бозыклык гамәлләре кылуда – гаепле дип тапты. Җинаятьче 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул гомуми режимлы колониядә үтәчәк.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International