1 апрельдә башланган санитар-экология икеайлыгы кысаларында районда җыештыру-чистарту эшләре киң колач ала бара.
Соңгы көннәрдә кар күзгә күренеп эри, һәм кыш әйләнәсе “качып яткан” чүп-чар өскә калкып чыга. Әнә шуларны җыештыру, гомумән, язгы чистарту эшләрен башкару өчен район җитәкчелеге оешма-учреждениеләргә даими рәвештә өмәләр үткәрү бурычын куйды. Һәр хезмәт коллективы үз территориясен һәм үзенә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындырырга, чисталык урнаштырырга тиеш.