Әлки районында санитар-экология икеайлыгы кысаларында чистарту-җыештыру эшләре киң колач ала

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Соңгы көннәрдә кар күзгә күренеп эри, һәм кыш әйләнәсе “качып яткан” чүп-чар өскә калкып чыга. Әнә шуларны җыештыру, гомумән, язгы чистарту эшләрен башкару өчен район җитәкчелеге оешма-учреждениеләргә  даими рәвештә өмәләр үткәрү бурычын куйды. Һәр хезмәт коллективы үз территориясен һәм район үзәгендәге үзенә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындырырга, чисталык урнаштырырга тиеш.

Авыл җирлекләрендә дә  урам-тыкрыкларны җыештыру белән шөгыльләнә башладылар. Халык  тырма-себеркеләр тотып  капка төпләрендә эшли, әйләнә-тирәсен тәртипкә сала. Чүп-чар әле җитәрлек. Шуңа да бу чорда өмәләрне ешрак үткәрергә туры килер. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International