“Роспотребнадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова 27 апрельдә кабул итү үткәрә.
Бу чара 10-11.30 сәгатьләрдә видеоконференция рәвешендә Нурлатта узачак, шуңа күрә җитәкчегә сорау бирергә теләүчеләр дә шул шәһәргә барырга тиеш.
Кабул итүгә (84345)2-19-71, (843) 238 -18-32 телефоннары аша алдан язылып та куярга кирәк.