Әгәр дә сезнең 9 Майда “Үлемсез полк” маршында катнашырга теләгегез булса

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Быелгы Җиңү бәйрәмендә “Үлемсез полк” маршы зур колач белән үтәчәк. Күпләр 9 Майда Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-әниләре, дәү әти-дәү әниләренең фотоларын тотып бер сафта атлап барырга җыеналар. Моның өчен  якыннарыңның фотоларын А-4 форматында ясатып, аны рамкага урнаштырырга һәм баш очында күтәреп бару өчен тоткычка беркетергә кирәк.

“Үлемсез полк” маршында катнашырга теләге булганнарның  район башкарма комитетының гомуми бүлегенә килеп махсус гариза бланкын тутыруы һәм заявка калдыруы зарур. Бу эшне 5 майга кадәр башкарырга кирәк. Анда марш колонасы билгеләнә, аннан узу тәртибе аңлатыла.

“Үлемсез полк” маршында катнашучылар 9 Май иртәсендә сәгать 9 да Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янына килергә тиешләр. Аннан марш колонасы Крайнов урамы буйлап Билгесез солдат һәйкәленә таба атлый.

Маршта катнашу буенча сорауларыгыз булса, район башкарма комитетының гомуми бүлегенә (21-7-60), башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Мария Платоновага (20-0-31, 89874248556) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International