“Әлки хәбәрләре” газетасы – республика бәйгесе җиңүчесе

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан бирле әлеге бәйгене “Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештыра. Быел бәйге 15 номинация буенча үткәрелгән.

 Ул җирле үзидарә темасын иң әйбәт яктыртуга республика журналистлар конкурсын да үз эченә ала. Әлеге бәйгедә катнашып, безнең газета  2016 ел йомгаклары буенча “Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар” номинациясендә җиңү яулады һәм Ассоциациянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды. Анда газета редакторы Азат Низамиев та чакырулы иде. Ул Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировның котлауларын, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк кабул итеп алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International