Санитар-экология икеайлыгының беренче яртысы инде үтеп бара. Район үзәгендә һәм авылларда урамнарны, торак йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар тирәләрен җыештыру, тәртип урнаштыру буенча байтак эшләнде. Башкарасы эшләр тагын да күбрәк әле. Май бәйрәмнәренә кадәр һәр җирдә чисталык урнаштыру зарур. Тиздән инде “Урман утырту” акциясе старт алачак. Әлеге эшләрдә һәр хезмәт коллективының актив катнашуы мөһим. Үз территориябезнең, урамыбызның, авылыбызның чиста, төзек, матур булуы өчен тырышыйк. Чисталык ул күңел күтәренкелеге дә, сәламәтлек нигезе дә.