Әлки районы террорга каршы комиссия утырышында минераль ашламаларны дөрес саклау турында сүз барды

2017 елның 22 апреле, шимбә

Утырышны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Александр Никошин алып барды. 

Язгы кыр эшләре гадәттә басуларга ашлама кертү белән башлана. Быел да районда уҗым басуларын тукландыруга 10 апрельдә үк керештеләр. Димәк, ашлама сак астында булган урыннардан, ябык складлардан кырларга чыгарыла башлады.  Бу чорда әлеге кыйммәтле минераль ашаламаларны дөрес саклауга бик зур әһәмият бирү зарур. Ул бит әле матди байлык кына түгел, ашламаны  усал ниятле максатларда  чимал итеп файдаланырга да мөмкиннәр. Аңлашыла ки, бу чорда ашламага контроль бермә-бер артырга тиеш.

Комиссия утырышына “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары отряд җитәкчеләре, “Хузангай” җәмгыяте белгечләре, эре фермер хуҗалыклары башлыклары да чакырылган иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече  Фәрит Вәгыйзов комиссия алдында ясаган чыгышында ашламаларның ябык урыннарда, тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылган мәйданнарда, даими сак астында торуын әйтте. Басуларга ашлама кертү районда ике атна дәвамында башкарыла. Бу чорда хуҗалыкларда ашламаны файдалануга контрольне  тагын да көчәйтүне таләп итәбез, ди ул.

Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев һәр урында ашламаларның сакланышына үтә җаваплы мөнәсәбәт зурурлыгына басым ясады. Аның әйтүенчә, кайбер хуҗалыкларда кырдагы ашлама һәм техника вакыты белән бөтенләй  саксыз кала.  Александр Никошин  андый хуҗасызлык күренешләренә бүгеннән чик куярга кушты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International