Әлки районының Базарлы Матак авылы православныйлар зиратында өмә халыкның зур активлыгы белән үтте.

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бу өмә христианнарның Радоница бәйрәме (быел ул 25 апрельгә туры килде) уңаеннан оештырылды. Әлеге бәйрәмдә кешеләр вафат булган әти-әниләрен, туганнарын искә алалар, аларның каберләрен җыештыралар. Гомумән, нинди диндә булсак та, мәңгелек йортыбызны тәртиптә һәм чисталыкта тоту күркәм гадәт кенә түгел, намус эшебез дә. Һәм 22 апрельгә билгеләнгән  өмәгә  олысы да, кечесе дә – йөздән артык кеше җыелды. Алар зиратны кипкән яфрак-үләннәрдән, корыган агачлардан арындырдылар, аву куркынычы булган карт агачларны кистеләр. Кыскасы, тырмаларга да,  балта-көрәкләргә дә, пычкыларга да эш җитәрлек булды. Чүп-чар, корыган ботаклар, агачларны Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетының “КамАЗ” машиналарына төяп түгеп тордылар. Каберлек чистарып, ямьләнеп китте. Өмәгә килгән халык та башкарган хезмәтенә канәгатьлек белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International