“Кызыл Шәрык-Агро” хезмәткәрләре интернатта тәрбияләнүчеләрне Пасха бәйрәме белән тәбрикләгәннәр, күп күчтәнәчләр китергәннәр. Район кино учреждениесе өлкәннәргә нәфис фильм күрсәткән. Ә Юхмачы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре балалар белән берлектә интернатка килеп концерт куйган. Район үзәгендәге “Наташа” чәчтарашы осталары өлкәннәр йортына гел үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. “Язгы игелек атнасы”нда да алар әби-бабайларның чәчләрен кисеп, матур прическалар ясап киткәннәр.