Район башлыгы Александр Никошин хезмәтне саклауга багышланган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче җитәкчеләр, белгечләр алдына җитди таләпләр куйды. Кеше сәламәтлеге һәм иминлеге иң мөһим мәсьәлә булып кала. Кыр эшләре чорында бу бигрәк тә актуаль. Механизаторлар, язгы кыр эшләрендә катнашучы бүтән хезмәтчәннәр белән һәр иртәдә хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелсен. Җаваплы белгечләр техниканың төзеклегенә, махсус кием һәм саклану чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкалар, янгын сүндерү җиһазларының булуына инангач кына эшкә керешергә рөхсәт бирергә тиеш. Язгы мәшәкатьләр, тынгысыз эш чорында хәвеф тудырырлык бер генә мәсьәлә дә күз уңыннан читтә калмасын, диде район җитәкчесе.