Үзе дә берничә ел элек Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаган Олег Никошин залга җыелган укучыларны башта “Кадрлар резервы” проекты белән таныштырып үтте. Республикабызда әлеге уникаль проект 2009 елда Президент Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән старт алды. Аның төп максаты – лидерлык сыйфатларына ия һәм республика хакына эшләргә әзер булган егетләрне-кызларны ачыклау, сайлап алу һәм үстерү, яшьләрне социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда актив катнаштыру һәм иҗтимагый өлкәләргә тәкъдим итү. Проект көченә кергәннән бирле 1500 дән артык кеше эшкә өйрәтелгән, 40 тан артык проект гамәлгә ашырылган һәм мең ярымнан артык социаль акция реализацияләнгән. 2016 елдан проект яңа форматта һәм яшьләр белән эшләүнең дүрт өстенлекле юнәлеше буенча тормышка ашырыла. Проект программасы укыту процессының көндезге һәм дистанцион модульләрен үз эченә ала.Аннан соң Олег Никошин укучыларны “Стратегия 2030” – Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп принциплары белән таныштырып үтте. Белемнәргә нигезләнгән нәтиҗәле яңа икътисад формалаштыру, инновация эшчәнлеген һәм икътисадның югары технологияле секторларын үстерү – Стратегиянең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Татарстан бүген Россиянең иң көчле регионына әверелергә омтыла, һәм аның моның өчен мөмкинлекләре, потенциалы җитәрлек. Интерактив дәрестә бәян ителгән тезислар экрандагы сюжетлар һәм презентация белән ныгытылды.Әлеге акциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев һәм башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Елена Васяйчева да катнаштылар. Олег Никошинның “Стратегия 2030” программасы хакында сөйләгәннәрен алар Әлки районының бүгенгә ирешкәннәре һәм 2030 елга кадар социаль-икътисадый үсеш стратегиясе юнәлешләре белән тулылындырдылар. Җитәкчеләр белдерүенчә, 2030 елга бездә авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләмен 9,5 мллиард сумга җиткерү, шулай ук район икътисадына 8 миллиард сумнан артык инвестиция кертү күздә тотыла. Районда яшәүче икътисадый яктан актив халыкның 30,1 проценты диярлек кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнер дип фаразлана. Халыкның керемнәрен җан башына 21 мең сумга җиткерү максаты куела. Тормыш сыйфатының яхшыруы нәтиҗәсендә район халкының уртача гомер озынлыгы 75 яшькә кадәр күтәрелер дип көтелә.Әлеге акциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев һәм башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Елена Васяйчева да катнаштылар. Олег Никошинның “Стратегия 2030” программасы хакында сөйләгәннәрен алар Әлки районының бүгенгә ирешкәннәре һәм 2030 елга кадар социаль-икътисадый үсеш стратегиясе юнәлешләре белән тулылындырдылар. Җитәкчеләр белдерүенчә, 2030 елга бездә авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләмен 9,5 мллиард сумга җиткерү, шулай ук район икътисадына 8 миллиард сумнан артык инвестиция кертү күздә тотыла. Районда яшәүче икътисадый яктан актив халыкның 30,1 проценты диярлек кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнер дип фаразлана. Халыкның керемнәрен җан башына 21 мең сумга җиткерү максаты куела. Тормыш сыйфатының яхшыруы нәтиҗәсендә район халкының уртача гомер озынлыгы 75 яшькә кадәр күтәрелер дип көтелә.