Мәктәп спорт клублары арасында әлеге ярышлар үткән атнада Ютазы районында узды. Анда безнекеләр озынлыкка сикерү һәм 50 метрга йөгерү буенча шәхси беренчелектә өченче урыннарны алдылар. Ә 16 команда арасында Базарлы Матак мәктәбе җыелмасы бишенче урынга чыкты.