Аларда 16 команда катнашты. Беренче карашка гади һәм җиңел тоелган бадминтон аның белән шөгыльләнүчеләрдән җитезлек,түземлелек, яхшы реакция таләп итә. Шунысы әйбәт, бадминтон – спортның иң аз чыгымлы төрләреннән, аның белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле җиһазлар кирәкми. Районда үткән ярышлар бездә бу уеннарның популярлашуын, спортчыларның остара баруын күрсәтте. Ярышларның нәтиҗәсе мондый: беренче урын – Базарлы матак урта мәктәбе командасы, икенче урын – Чуаш Кичүе авыл җирлеге спортчылары, өченче урын – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бадминтончылары.