Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе тимурчылары ветераннарга булыша.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Алар ветераннарыбыз Лев Миндрюков, Илһамия Галиева, Федор Казачкин, Фаиз Шакиров, Ираида Казнова, Мария Скворцова, Валентина Шабалкина һәм башкаларны шефлыкка алганнар.Укучылар шулай ук үз мәктәпләренең тирә-ягын җыештырганнар, авылның үзәк паркында өмә үткәргәннәр, Азат итүче солдат һәйкәле тирәсен тәртипкә китергәннәр. Мәктәпнең укучылар үзидарәсе активистлары Базарлы Матак урамнарына чыгып, шунда очраган кешеләргә электрон дәүләт хезмәтләре турында сөйләгәннәр, алардан ничек файдаланырга өйрәткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International