Әлки районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үз территорияләрен чистарту буенча югары таләпләр куела

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бу турыда район башлыгы Александр Никошин отрядлар җитәкчеләре, эре крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмәдә ассызыклап әйтте. Чисталык икеайлыгы өч атна дәвам итә инде. Әмма авыл хуҗалыгы формированиеләре биләмәләрендә бу юнәлештә шактый эш башкарасы бар.

Чисталык, тәртип мәсьәләсе һәрчак актуаль, аңа карата таләпләр дә катгый. Әйтик, санитария кагыйдәләренең тупас бозылу фактларын ачыклап, экологлар гаеплеләрне саллы штрафларга тарта алалар.  Хәер, беренче чиратта чисталык үзебез өчен кирәк. Ул - әйләнә-тирә мохитебезнең иминлеге шарты бит. Шуңа да язгы кыр эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда чисталык турында да онытмасыннар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International