Беренчеләрдән булып бу мөһим агрочараны башкаручылар рәтендә “Яшь көч” җәмгыяте, “Хлебодаровка”, “Ташбилге”, “Үргәгар” отрядлары да бар.
Бу көннәрдә “Карга”, “Иске Матак”, “Чаллы” отрядларының уҗым басуларына самолетлар ярдәмендә минераль ашлама кертелә. Районда уҗым культуралары 25400 гектар мәйдан били. Шуның 19 мең гектардан артыграгы тукландырылган. Бу план 75 процентка үтәлде дигән сүз.