Әлки районы клубларында кызыклы тамашалар үткәрелә

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Әйтик, Иске Салманда “Туган ягыбызның табигате” дигән балалар кичәсе, Югары Колчуринода “Чәй” бәйрәме, Түбән Биктимер клубында “Төсләр дөньясы” дип аталган бәйге уздырылган. Кошки үзешсәннәре Хузангайга барып “Язгы кәеф” дигән концерт куйганнар. Ә Карга клубында өлкәннәр “Җырны таны” дигән ярышта сынашканнар. Иске Тахтала клубында авылдашларын “Үзеңне ярат – тәмәкеңне ташла” дип үгетләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International