Әлки районы “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Тукайга багышланган кичә булды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына  131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдәге балалар катнашты. Бүлек белгечләре балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Малайлар-кызлар Тукай иҗаты турындагы викторинада да актив катнаштылар. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук рус телендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән мәгълүмати стенд та чыгарганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International