Әлки районында туып-үскән Фоат Вәлиев “Ел хәйриячесе-2016” республика бәйгесе җиңүчесе булды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Алар арасында  районыбызның Карга авылында туып-үскән “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә бар.

Фоат Вәлиевнең  игелекле гамәлләре райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Байтак еллардан бирле ул үзенең туган Әлки районына күпкырлы ярдәм күрсәтеп тора. Ветераннар, өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар мәрхәмәтле якташыбызның һәрдаим ярдәмен тоя. Әле узган ел депутатыбыз Яңа Әнҗерә поселогында яңа клуб салдырды.

“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада Фоат Вәлиевкә бүләкне “Яңарыш” республика фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International