Әлки районы ЗАГС бүлегендә узган айда яңа туган дүрт бәби теркәлгән

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Узган айда 5 пар никахлашкан. Ә менә 1 гаилә таркалган, 21 кеше бакыйлыкка күчкән. Ел башыннан районда 32 бала туган, 16 гаилә төзелгән, 11 пар аерылышкан, 98 райондашыбыз вафат булган.

Чагыштыру өчен: 2016 елның апрелендә 9 бала туган, 2 пар язылышкан, 1 гаилә таркалган, 19 кеше үлгән. Елның беренче дүрт аенда 62 бала туган, 24 гаилә төзелгән, 7 пар араларын өзгән, 89 кеше мәңгелеккә күчкән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International