Җиңү бәйрәме уңаеннан Әлки районында күп төрле чаралар узачак

2017 елның 5 мае, җомга

Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10 да башлана. Бу көнне иртәдән  Үзәк паркта ачык һавада  музей,   библиоблиндаж, тир  эшләячәк.  12.00-14.00 сәгатьләрдә район үзешчәннәре концерт күрсәтә. Бик күп кеше катнашында «Үлемсез полк» маршы булачак. 

Бәйрәм чаралары кич тә дәвам итә. 19.00 дә Үзәк паркта концерт башлана. 22 сәгатьтә зур бәйрәм фейерверкы була. Бәйрәм чараларында актив катнашыйк!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International