Әлки районы: Салман җирлек советының бинасы ремонтланды

2017 елның 6 мае, шимбә

Биредә яңа идән-түшәм җәелде, эчке бизәү эшләре башкарылды, инде бинаның тирә-ягы матурайтыла. Җирлек советы бинасы республика программасы кысаларында төзекләндерелеп, бу эшләргә 1 млн 128 мең сум акча бүлеп бирелгән.

“Строитель и К” районда быел төзелергә һәм ремонтланырга тиешле  бөтен объектларда диярлек эшли. Бу арада Югары Әлморза клубы түбәсе ябылды, күпфатирлы ике йортның подъездлары төзекләндерелә, Түбән Салман һәм Татар Шәпкәсендә күпбалалы ике гаиләгә яңа өй төзеп бетереп киләләр. Тиздән оешма егетләре “Яшь имәннәр” лагерында һәм “Каенкай” приютында спорт мәйданчыклары төзүгә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International