Әлки районының балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары җиңү яуладылар

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Укытучыларның “Илһам” вокаль ансамбле һәм  укытучы Олеся Гобәйдуллина 3 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укучылар Адилә Хәйруллина – 2 нче дәрәҗә, Камилә Гайнуллина, Сәминә Камалова, Ленара Сәфиева, Юлия Сивенкова, Алия Мөхәммәткәримова 3 нче дәрәҗә лауреат исеме алдылар. Гадел Гатауллин, Дарья Шувалова, Ксения Матвеева, Әдилә Гайнуллина бәйгенең 1 нче дәрәҗә дипломантлары, Кирилл Сафронов, Аделина Хәйруллина, Софья Коновалова – 2 нче дәрәҗә, Мәликә Хәйретдинова 3 нче дәрәҗә дипломантлары булдылар. Балаларны бәйгегә әзерләгән Алсу Сутягина һәм Алмаз Сафиуллин вокал-хор сәнгатен үстерүгә керткән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International