Әлеге хәтер маршы районыбызның барлык авылларында узды. Район үзәгендә ул бигрәк тә колачлы булды. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында җыелышып, фронтовик әти-бабаларының, туганнарының фоторәсемнәрен тоткан халык колоннасы Крайнов урамы буйлап авыл үзәгенә кадәр килде һәм, редакция бинасы яныннан борылып, Ленин урамы буйлап Билгесез солдат һәйкәленәчә узды. “Үлемсез полк” маршында атлаучылар барысы да күтәренке күңелле иде, һәркем кулындагы портретны зур горурлык белән, иң кадерле ядкәредәй күтәреп барды. Бу көнне Базарлы Матакта хәтер парадына чыгучыларның саны меңнән артып китте.