Ярышлар 2001-2002 елгы яшьләр арасында булды. Әлеге бәйгедә районыбыз данын яклап 20 кеше чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Наида Мурадова (Базарлы Матак), Раил Сәгыйров (Түбән Әлки) үз авырлыкларында беренче урын яуладылар. Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак) һәм Анар Масимов (Алпар) – икенче урынга, Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Данил Зәйнуллин, Энҗе Һадиева (Алпар), Рәзил Абдуллин (Ташбилге), Фәнзил Мисалов (Түбән Әлки), Адель Хөсәенов (Яңа Салман) өченче урынга чыктылар.
Татарстан беренчелегендә чыгыш ясаган 25 команда арасында безнекеләр икенче урынны алды.
Яшь спортчыларны билбау көрәше бәйгесенә тренерлар Рәмис Вафин, Илдар Әхмәров, Рәмзил Сәлахов һәм Илмир Хәйруллин әзерләгән.
Беренче-икенче урыннарны яулаган яшьләр Татарстан җыелма командасы составында 28 июньдә Иваново шәһәрендә узасы Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар.