Әлки районы юлларында “Игътибар, балалар!” операциясе үткәрелә

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Әлеге акция кысаларында район полиция хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә, җәяүлеләргә юл биргәндә хәрәкәт кагыйдәләрен бозуны булдырмау өчен рейдлар үткәрәчәкләр, балаларга һәм үсмерләргә, аларның ата-аналарына юл хәрәкәте кагыйдәләренең һичшиксез үтәлергә тиешлеген аңлатачаклар. Район дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да һәрчак, бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында игътибарлы һәм сак булырга чакыра, дип хәбәр итте безгә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International