Әлки районыннан студент Ильвир Хәйруллин билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Мамадышта узган әлеге бәйгедә ир-атлар һәм хатын-кызлар көч сынашты. Яңа Салман авылыннан Ильвир Хәйруллин, үз авырлыгында беренче урын яулап, чемпион исеме алды. Ильвир бүген Казан вузында физкультура бүлегендә укый. Аның тренеры  – әтисе Илмир Хәйруллин. Базарлы Матактан Марат Сабиров, Иске Тахталыдан Ксения һәм Вероника Хәйруллиналар үз авырлык категорияләрендә өченче урын яуладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International