Әлки районы медицина хезмәткәрләре командасы Чирмешәндә узган спартакиадада дүртенче урын алды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы узган җомгада Чирмешәндә булды. Безнекеләр барлык спорт ярышларында актив катнашты. Бигрәк тә көчле затлар уңышлы чыгыш ясады. Ир-егетләр йөгерү эстафетасында – беренче урын, аркан тартышуда һәм волейболда – икенче урыннар алдылар, бадминтонда өченче булдылар. Гүзәл затлар командасы шулай ук  бадминтонда өченче урын яулады. Ә гомуми зачетта Әлки медиклары  командасы дүртенче урынга чыкты. Команда җитәкчесе, медицина хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Эма Шәйхетдинова әйтүенчә, табиблар Илмир Габидуллин, Айрат Сәфәров, Фаил Сибагатов, Янар Яруллин, машина йөртүче Айрат Шәмсетдинов өчәр спорт төрендә бик әйбәт чыгыш ясап, уртак уңышка аеруча зур өлеш керткәннәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International