Барлыгы ун кеше Россия Ислам университеты каршында дини белемнәрен тирәнәйтәчәк. Укулар әлегә 25 майга кадәр дәвам итә. Әмма Диния нәзарәте курсларны көзгә таба да оештырачак, димәк, дини белем алырга теләүчеләргә мөмкинлек җитәрлек дигән сүз.