Чемпионат 20-21 майда Менделеевскида әлеге районның 50 еллыгына һәм аларның җиде Советлар Союзы Героена багышлап үткәрелде. Анда үсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар, ветераннар көч сынашты. Республикадан гына түгел, Самарадан, Чабаксардан, Ульяновскидан, Удмуртиядән катнашучылар күп иде.
Үсмерләр арасында 66 килограммга кадәр авырлыкта безнең Данил Макаров икенче урынны алды, ә Давид Пимурзин (53 кг. кадәр) өченче урынга лаек булды. Ветераннар арасында (120 кг. артык) Касыйм Зыятдинов беренчелекне яулады. Ярышка барырга ярдәм күрсәткән өчен егетләребез Дмитрий Пимурзинга, Айрат Гатауллинга, Илшат Фәсиховка рәхмәтлеләр.