Демидовка егете Алексей Балянин – “Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки филиалы алдынгы механизаторы. Соңгы 11 елда ул куәтле “Нью-Холланд” тракторын иярли. Бу язда Алексей 800 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарган. Ә иртә яздан тырмалауда, культивацияләүдә хезмәт куйган. Соңгы көннәрдә Алексей “Карга” отряды басуында культивацияләүдә эшли.
Александр Никошин тырыш механизаторның кулын кысып хезмәт уңышлары белән тәбрикләгәндә:
–Алексей Николаевич, без Сезнең намуслы эшегезне һәр елны башкаларга үрнәк итеп куябыз. Район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Чын ихластан үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим,–диде.