19-21 майда Киров шәһәрендә булган әлеге бәйгедә гер спорты буенча дөнья чемпионатына спортчылар сайлап алынды. Газинур быел ноябрьдә Көньяк Кореядә үтәчәк шул зур ярышта да катнашачак.
Бу көннәрдә Газинур Фәттахов Казанда “Газпром” Спартакиадасында катнашып, гер күтәрү буенча үз авылыгында шулай ук беренче урынга лаек булды һәм сентябрьдә Сочида үтәсе Россия Спартакиадасында чыгыш ясау хокукына ия булды. Мәгълүм булганча, “Алинә” универсаль спорт залы тренеры Газинур Фәттахов былтыр Казахстанда гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен алган иде.