“Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Изге Рамазан ае башлану белән ихластан тәбрик итәм. Рамазан ае 26 майда кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә мәчетләребездә беренче тәравих намазлары укылачак. 27 майда исә таң беленү белән мөселман кардәшләребез уразага керәләр. Әлеге изге айны барыбызга да гыйбадәттә уздырырга язсын. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен. Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин”,–диелә котлауда.