Әлки районы Яңа Салман авылындагы балалар приютында үз газеталарын чыгара башладылар

2017 елның 26 мае, җомга

А-3 форматлы ике биттән торган әлеге газетада приют тормышы яктыртыла. Аның битләрендә биредә тәрбияләнүче балаларның, шулай ук тәрбияче-хезмәткәрләрнең язмалары, фоторәсемнәре урын ала. Газетаны айга бер тапкыр чыгарырга ниятлиләр. Аның беренче саны район газетасы редакциясендә, редакция хезмәткәрләре ярдәме белән дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International