Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең экология отряды Бөтенроссия конкурсында җиңде

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Форум Мәскәүдә 4-8 июнь көннәрендә узачак. Безнекеләрнең әлеге форумда финалга үтү мөмкинлекләре бар. Татарстаннан форумда катнашу өчен алты мәктәп кенә сайлап алынды һәм алар арасында Базарлы Матак мәктәбенең булуы аеруча сөендерә.

Мәскәүгә исә унынчы сыйныф укучылары Зилә Гаязова, Алсу Галләмова, Ләйсән Насыйбуллина, сигезенче сыйныфтан Илүзә Гарипова һәм аларның җитәкчеләре, биология укытучысы Гүзәл Гаязова барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International