Әлки районы: “Ана даны” паркында кичке концерт

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Ул эшмәкәрлек көненә багышлап оештырылган иде. Көндез кояшлы, җылы булган һаваның төштән соң ишеп яуган яңгыр һәм салкын җил белән алмашынуы үзешчәннәргә бераз комачауласа да, бу паркны яратып, шунда ял итәргә өйрәнеп өлгергән җыр яратучыларны куркытмады ул. Алар мәдәният йорты артистлары Алексей Федонин, Гөлия Яруллина, Людмила Емельшина, Аида Гайнетдинова, Ленар Гимаев, Любовь Борисова чыгышларын тыңлап кына калмадылар, үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр.

Ахырга таба салкын кич тә җылынып киткәндәй булды.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International