Әлки районы каратэчылары Халыкара турнир призерлары

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Бу турнирда безнең районнан тренер Геннадий Вассуновның өч өйрәнчеге һәм ул үзе катнаштылар. Базарлы Матак мәктәбе укучылары Рәнис Сираев, Евгений Фкрапонтов, аграр көллият укучысы Игорь Вассунов үз яшьтәшләре арасында чыгыш ясадылар. Шунысын әйтергә кирәк, бөтендөнья кекусинкай мәктәбе президенты Канчо Тору Тезука бүләгенә үткәрелгән бу турнирда илнең 14 төбәгеннән, Әрмәнстаннан, Грузия һәм Монголиядән 350 иң яхшы спортчы катнашты. Алар арасында безнекеләр дә югалып калмады: Игорь Вассунов 16-17 яшьлек каратэчылар арасында һәм Геннадий Вассунов 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында мактаулы III урынны алдылар. Егетләр турнирның баш судьясы Мори Яшимичи (Япония) кул куйган диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Бу уңыш аларга осталык дәрәҗәсенә дәгъва иткәндә (дан, билбау) өстенлек бирәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International