Узган айда 4 никах теркәлгән, 1 пар аерылышкан, 32 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле 40 бала туган, 20 гаилә төзелгән, 12 гаилә таркалган, 130 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: 2016 елның маенда ЗАГС бүлегендә яңа туган 11 бала теркәлгән, 2 туй булган, 3 пар аерылышкан, 30 кешенең гомере өзелгән. Елның беренче биш аенда 73 бала туган, 26 пар никахлашкан, 10 гаилә таркалган, 119 кеше бакыйлыкка күчкән.