Әлки районында чыгарылыш укучыларының яртысы математикадан ике сынау тапшыра

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген 11 сыйныф укучылары математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан тапшыра. Вузга кергәндә исәпкә алынучы бу гаять катлаулы имтиханны 35 укучы сайлаган. Мәгълүм булганча, математикадан һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри. Ике елдан бирле математикадан имтихан ике дәрәҗәгә бүленә. Чагыштырмача гади база сынавын 31 майда 69 укучы тапшырды. Ә 30 кеше, ягъни чыгарылыш укучыларының яртысына якыны, математикадан  ике дәрәҗә сынауны да тапшыра.

5 июньдә 11 сыйныфны тәмамлаучы 28 укучы җәмгыять белеменнән имтихан тотачак. Ил күләмендәге кебек үк, безнең районда да бу фәнне чыгарылыш укучыларының күпчелеге сайлаган.

Бердәм дәүләт имтиханнары металл детекторлар һәм онлайн-күзәтү камералары белән җиһазланган бүлмәләрдә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International