Әлки районының яшь юл инспекторлары – республиканың иң яхшы ун командасы арасында

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Яшь инспекторларыбыз бу атнада Яр Чаллыда “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесендә катнашты һәм бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Татарстанның барлык районнарыннан җыелган 58 команда арасында безнекеләр 9 нчы урынны алды. “Хәвефсез тәгәрмәч” Бөтенроссия бәйгесе положениесе нигезендә, бу  призлы урын санала.  Илвир Саттаров, Азат Закиров, Илсинә Гәрәева, Алинә Насыйбуллина составындагы бу команда яшь инспекторлар конкурсында әле беренче мәртәбә катнашты. Аларны бәйгегә отряд җитәкчесе Рәфәс Билалов һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Риназ Җиһаншин әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International