Әлки районында 12 июньдә күп төрле бәйрәм чаралары үткәреләчәк

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Район үзәгендәге Геройлар паркында (Яшьләр урамы) сәгать 11 дә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көненә багышланган зур концерт күрсәтәчәк. Район үзәк китапханәсе исә бәйрәмгә әдәби-музыкаль композиция әзерли.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  паркта шашка һәм теннис турнирлары үткәрәчәк. Ә  балалар иҗат йорты “Яраткан туган илем” (Моя любимая страна) исемендәге рәсемнәр бәйгесе оештыра.

Кичен  исә бәйрәм чаралары Базарлы Матакның Ана даны паркында (… урамы) гөрләячәк. Биредә 19 сәгатьтә район үзешчәннәренең хәйрия концерты башлана. Шунда ук балалар кулы белән ясалган әйберләрне  сату буенча аукцион үткәреләчәк. Аукционнан кергән средстволарны Салмандагы “Каенкай” балалар сыендыру йортына бирү күздә тотыла.

Паркларда үткәреләсе әлеге чараларга барлык әлкилеләр чакырыла. Шулай ук үзләренең сәүдә палаткалары белән эшмәкәрләр, уен аттракционнары, батутлары булган кешеләр килсеннәр иде. Бәйрәмне бергәләп күңелле итеп үткәрик!

Россия көне уңаеннан авыл җирлекләрендә дә бәйрәм кичәләре  оештырылачак.

Базарлы Матактагы “Ленин бакчасы” паркында реконструкция эшләре башлану сәбәпле, анда күңел ачу чаралары үткәрелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International