Кечкенә кунакларны башкалага килеп төшүгә ресторанда сыйладылар. Аннан соң балалар “Әкият” курчак театры янында күңелле бәйрәмдә катнаштылар: әкият геройлары һәм клоуннар белән бергә уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, җырладылар. Курчак театрында “Волшебник Изумрудного города” спектаклен дә малайлар-кызлар хозурланып, яратып карадылар. Ә аннан соң бүләккә тәм-томнар тулы пакет, буяу өчен журналлар, фломастерлар алу сабыйларны бигрәк тә сөендерде.
Мәгълүм булганча, Халыкара балаларны яклау көнендә районыбызда да бәйрәм оештырылды. Анда 100 дән артык балага Хәйруллин Хәйрия фонды бүләкләре таратылды.